Тарихыбызда эз калдырган татар кызларын өйрәнүче галимәгә - 85 яшь
Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларының презентациясе булды.
Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларының презентациясе булды. Чара авторга 85 яшь тулу һәм басмалары нәшер ителүе уңаеннан уздырылды.
Бу китаплар XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызлары мәгърифәте үсеше тарихының төрле аспектларына багышланган. Тарихта онытылмас эз калдырган гүзәл затлар хакында мәгълүматлар фотолар белән дә баетылган.
Тәэминә ханымны котларга килгән Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, тарихи үткәннәрне популярлаштыруның чыннан да мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
- Татар хатын-кызларыбызга борынгы заманнардан ук күңелләренә гаилә кыйммәтләре, мәгърифәткә омтылыш һәм тугрылык хас булган. Моннан тыш татар кызлары тапкырлык һәм зирәклекләре белән дә билгеле. Чыннан да, Тәэминә апа, шундый гаять олы эшкә алынганыгыз, татар дөньясының төрле якларын ачканыгыз өчен рәхмәтләребезне кабул итегез, – дип сөйләде ул.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Тәэминә Биктимерованы мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйга тиңләде һәм аның бүгенге көндә дә Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә булуы турында сөйләде.
- Тәэминә апа – ул үзе бер дөнья. Хәтта юбилей чарасын да үзенең халык файдасына эшләгән хезмәтләрен тәкъдим итү белән бәйләде. Аның барлык мәсьәләгә дә үз фикере бар, фән дөньясында да юлын ерган, ирек сөючән шәхес, – дип белдерде ул.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та юбилярга мөрәҗәгатендә, бу китапларда язылганнарны «Татар-информ»да, «Миллиард.Татар» проектында рус теленә тәрҗемә итеп нәшер итә башлаячакларын әйтте.
- Тәэминә апа – узган гасырның 90нчы елларыннан ук татар хатын-кызлары темасын күтәреп җибәргән кеше. Безнең бирегә бик зур делегация килде – газета һәм журнал редакцияләреннән. Сезнең китапларда татар хатын-кызы язмышлары, тарихка карата мәхәббәтне дә күрәбез. Хәзер иң мөһиме безгә моны китаплар итеп кенә калдыру түгел, рус телендә дә интернетка чыгару, – дип сөйләде ул.
Комментарийлар