Мәктәпләр һәм студентлар үзидарәсе активистларының профильле сменасы
2–8 октябрь көннәрендә «Добрый» балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында «Даешь новый курс» Республика мәктәпләре һәм студентлары үзидарәсе активистларының профильле сменасы узды.
Смена укучыларда социаль әһәмиятле эшчәнлеккә кызыксыну уяту максатын күздә тота. Чарада республиканың 18 муниципаль берәмлегеннән 60 укучы катнашты.
Укучылар бердәмлеккә корылган уеннар, флешмоблар, креатив фикерләү һәм эмоциональ интеллект буенча тренинглар, социаль проектлар һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-классларда катнаштылар. Балаларның үз социаль проектларын эшләү һәм тәкъдим итү буенча практик эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу исә алар өчен мөһим вакыйга булды.
«ДНК» республика профильле сменасы үсеп килүче буында лидерлык потенциалын үстерү һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора. «Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты максатларын үтәп, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар