Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган концерт узачак
13 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган концерт узачак.
Тамашада ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Хәйдәр Бигичев җырлары һәм «Калеб»яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
Катнашалар: Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Айдар Сулейманов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Алинә Кәримова, Азат Каримов, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, дирижеры – Ильяс Камал.
Дөньяның барлык байлыгына ия булам дисәгез, һичшиксез, «Хәйдәр Бигичев» кичәсенә рәхим итегез, дип хәбәр итә оештыручылар.
Комментарийлар