Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына (К. Маркс ур., 10) Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән килде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Бердәм тавыш бирү өч сайлау кампаниясен үз эченә ала: Татарстан Республикасы Рәисен сайлау, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау, шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар (Чаллы шәһәре).

Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото:  ТР Рәисе матбугат хезмәте.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ