Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия» Милли үзәгендә Бөтенроссия педагогика съезды үтте

19 августта «Россия» Милли үзәгендә Бөтенроссия педагогика съезды узды. Анда бөтен илдән педагогик бергәлек, фән һәм бизнесның 1300 вәкиле катнашты. Алар – һөнәри осталык конкурсларында җиңүче укытучылар, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре, Бөтенроссия эксперт педагогика советы әгъзалары, югары уку йортлары ректорлары, мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләре.

 

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко, Казан шәһәре Совет районының 108нче мәктәбе директоры Радик Хәбиров, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Александр Жаринов, кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры Ольга Силантьева, ТР Мәгарифне үстерү институты директоры Людмила Ногманова.

Педагогик съездда белем бирү көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар шулай ук мәгариф системасы казанышлары күргәзмәсе белән танышты.

Чара мәгарифне үстерү стратегиясен формалаштыруда мөһим этап булып тора.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ