Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф министрлыгы укучылар өчен еллык дәресләр нормасын билгеләде

РФ Мәгариф министрлыгы 1-9 сыйныф укучылары өчен еллык дәресләр нормасын билгеләде, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.

1 сентябрьдән норма түбәндәгечә булачак:
 – 1 нче сыйныф – 620 дән 653 сәгатькә кадәр;
 – 2-4 нче сыйныфлар – 782 дән 884 кә кадәр;
 – 5 нче сыйныф – 986 дан 1088 гә кадәр;
 – 6 нчы сыйныф – 1020 дән 1122 гә кадәр;
 – 7 нче сыйныф – 1088 дән 1190 га кадәр;
 – 8-9 сыйныф — 1122 дән 1224 кә кадәр.
Сәгать саны федераль белем бирү планнары вариантларына бәйле.

Уку чорларының озынлыгы да билгеләнде. Беренче яртыеллыкта ул сигез атнадан артмаска тиеш. Икенче яртыеллыкта 1 нче сыйныф укучылары өчен рөхсәт ителгән йөкләнеш ун атнага кадәр һәм 2-9 сыйныф укучылары өчен 11 атнага кадәр тәшкил итә.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ