Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында йөрү бушлай булырга мөмкин

Дәүләт Думасында укучыларга шәһәр транспортында бушлай йөрергә рөхсәт итәргә телиләр, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.

Шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрүне мәктәп укучыларына социаль ярдәм чарасы буларак кертергә тәкъдим ителә. Әлеге ташлама хәзерге көндә ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп укучылар өчен генә гамәлдә. Сергей Миронов ассызыклап үткәнчә, проект авторлары фикеренчә, бушлай йөрү хокукына илнең барлык мәктәп укучылары да ия булырга тиеш.

Депутат билгеләп үткәнчә, 2025 елның беренче кварталында җәмәгать транспортында йөрү өчен уртача чек бәясе 50 сум тәшкил иткән. Балаларның түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүен исәпкә алмаганда, ата-аналар аларның юл чыгымнарына аена 2 мең сумнан артык акча сарыф итә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ