Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйлә Фазлыева: «Сайлаулар — киләчәккә керткән өлешебез»

Бүген, 14 сентябрь, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә бай эчтәлекле мәдәни програма әзерләнгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмати үзәктәге матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

— Бүген үзенчәлекле көн. Республикабызга, халкыбызга, бүгенге Татарстанның данын күтәрүче барлык кешеләргә, хезмәт батырлыгы күрсәткән ветераннарга мәхәббәт белдерү көне, — дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. Шулай ук, бу узган бишьеллыкка йомгак ясау чоры һәм республика территориясендә яшәүче кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән казанышларны барлау көне дә.

Бүген Татарстан Республикасында уза торган барлык концерт программаларының нигезенә «мәхәббәт» һәм «иҗат итү» (созидание) сүзләре салынган. 

 – Сайлаулар — Татарстанның үсешенә керткән өлешебез, — диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Бердәм тавыш бирү көнендә район һәм шәһәрләрдә концерт программалары әзерләнгән. 

Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан» гаилә үзәгендә гаилә фестивале узачак. Концертның хедлайнерлары –  Россия эстрадасы йолдызлары Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме. Сәхнәдә шулай ук Татарстанның популяр башкаручыларының –  Гүзәл УразоваФирдүс ТямаевСалават Фәтхетдинов чыгышлары көтелә. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ