Казанга бөтен дөньядан татар яшьлəре җыела
26-28 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» кысаларында Казанда IX Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Биредә халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьлəре форумының матбугат хезмəте хәбәр итә.
IX Бөтендөнья татар яшьлəре форумының программасында: пленар утырыш, 6 юнəлеш буенча («Медиа», «Цифрлаштыру», «Татар эшмәкәрлеге, «Заманча татар мәдәнияте», «Мәгариф һәм тәрбия», «Татарлар тарихы») дискуссион мəйданчыклар оештырылачак. Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары – республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары.
Форумның беренче көнендә катнашучылар «Милләт Җыены» ачылышында, соңыннан «Печән базары» фестивалендә булачак.
Быел «Печән базары» фестивале13нче тапкыр уза. Аның темасы – татар йорты. Татар халкы өчен йорт – ул гади генә яшәү урыны түгел, ә үзенә күрә бер дөнья: хәтер, тәрбия, осталык, матурлык, ягымлылык тупланган мохит.
Икенче көн форумның төп өлешен башлап җибәрә. Иртән IT-парк бинасында Бөтендөнья татар яшьлəре форумы пленар утырышы узачак. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар яшьләре, җәмәгать эшлеклеләре, белгечләр, мәдәният, фән һәм бизнес өлкәләреннән кунаклар катнаша. Төштән соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы узачак. Биредә делегатлар форумның киләчәге, яңа проектлар турында фикерләшәчәк дип көтелә. Кичке якта форум катнашучыларын төрле сәнгать юнәлешләрен берләштергән иҗади тамаша көтә.
Форумның өченче көнендә катнашучылар өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Милләт Җыены»ның пленар утырышы уза. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында уза. Пленар утырыш форум эшчәнлегенең нәтиҗәләрен чыгару, алдагы елларга максатлар куюны күз алдында тота.
Форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион киңəшмəсе сайланачак. Форум Советы – даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.
Белешмә: IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Комментарийлар