Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Печән базары» гөрлиячәк

26-29 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. Ел саен уздырылучы әлеге мәдәни-иҗади чара быел тагын да киңрәк форматта, тирәнрәк эчтәлек белән тәкъдим ителәчәк.

«Печән базары» Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткәрелә һәм елдан-ел татар мәдәниятенә битараф булмаган меңләгән кешене бер мәйданга җыя. Быел ул 4 көн дәвам итәчәк һәм милли рух, заманча иҗат, шәһәр мәдәнияте, гореф-гадәтләр һәм яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган кабатланмас мохит тудырачак. 

Быелгы фестивальнең төп темасы – татар йорты интерьеры. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар халкының яшәеше, интерьерга салынган мәгънә, бизәлештә традицияләр белән заманча элементларның бәйләнеше, гомумән, татар халкының көнкүреше турында белеп булачак. Спикерлар арасында сәнгать белгечләре һәм тарихчылар гына түгел, ә архитектура осталары һәм интерьер дизайнерлары, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән килгән белгечләр дә чыгыш ясаячак.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, фотоаланнар, чәй әчү йоласы, кино, заманча
татар музыкасы, «СалаваTik» балалар төркеме концерты һ.б. чаралар каралган.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ