«Казан тавышлары» тамашасы бишенче тапкыр уза
28 август 20:00 сәгатьтә Казан Мэриясе бинасы янәдән театр мәйданына әвереләчәк. «Казан тавышлары» («Голоса Казани») дип аталган бишенче театральләштерелгән юбилей тамашасы гадәттәгечә Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан уза. Быел ул Иоганн Штраусның иң танылган оперетталарының берсе – «Летучая мышь» («Ярканат») әсәре буенча куела.
– “Казан тавышлары" – биш ел эчендә шәһәрнең мәдәни брендына әверелгән зур чара. Монда барысы да бер урында – Мэрия балконнарында уза, тамашачылар һәм артистлар кабатланмас мохиттә бер-берсе белән күзгә-күз очраша. Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән проект елдан-ел үсә, күбрәк артистларны җәлеп итә, меңләгән тамашачыны җыя һәм Татарстан башкаласының мәдәни тормышы календаренда әһәмиятле вакыйга булып тора», – дип билгеләп үтте проектның авторы һәм идеологы Гүзәл Сәгыйтова.
«Ярканат» тамашасында катнашалар:
Төп рольләрдә – Татарстан Республикасының халык артистлары Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Густова.
Опереттаның Казан версиясендә шулай ук Камал театры режиссеры Лилия Нурель (Адель) һәм Казан филармониясе солисты Руслан Закиров (Альфред) катнаша.
Татар һәм рус телләрендәге шигырьләрне Татарстан Республикасының атказанган артистлары Искәндәр Нуриҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Динар Хөснетдинов, актерлар Булат Гатауллин, Марина Ясельская һәм Алсу Сөнгатова укый.
Җырларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов, Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Шәйхразиев һәм Марина Карпова башкарачак. Тамашачыларга тынлы уен коралларының кабатланмас яңгырашын Just Brass ансамбле бүләк итәчәк.
Кичәнең махсус кунагы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, легендар La Scala опера театры солисты Рүзил Гатин.
Тамаша режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Гобәева.
Белешмә: «Казан тавышлары – Голоса Казани» проекты 2021 елда Казан Мэриясе балконнарында театральләштерелгән тамаша форматында башланып китте. 5 ел эчендә, профессиональ артистларны, музыкантларны, шагыйрьләрне берләштереп, шәһәрнең мәдәни брендына әверелде. Традиция буенча тамашалар Республика көне алдыннан уза һәм меңләгән тамашачы җыя.
Фото: Казан шәһәре Башкарvа комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Комментарийлар