«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә беренче машина отучы билгеле
Бердәм тавыш бирү көне кысаларында «Гаилә белән сайлыйбыз» акциясе старт алды.
Конкурс таләпләре: гаиләләр тавыш биргән соң, сайлау участогы фонында күмәк фотога төшеп, аны ВКОНТАКТЕ социаль челтәрендә махсус хештэг белән урнаштыштыру.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында беренче автомобиль отучы исемен игълан иттеләр. Әлмәттән журналист Маргарита Трегубенко гаиләсе Sollers ST8 машинасына ия булды, дип хәбәр итте конкурс алып баручысы Артур Кортес.
– Мин әле автомобиль отуыма әле һәман да ышанып бетә алмыйм. Башта шаярталар дип уйладым әле, – дип уртаклашты җиңүче.
21:30 сәгатьтә икенче Sollers ST8 машинасын уйнатачаклар. Моннан тыш көн дәвамында конкурс катнашучылары арасында Iphone 16 уйнатыла.
Автор фотолары
Комментарийлар