Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларында «Мөһим сөйләшүләр» проектын сынап карау башланачак

2025 елның сентябрь-ноябрь айларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында «Мөһим сөйләшүләр» проектын сынап карау (апробация) планлаштырыла.

Проектны сынау өчен мәктәпкәчә тәрбиядә инновацион алымнарны актив үстерүче пилот төбәкләр сайланды. Проектта барлыгы 100 мәктәпкәчә учреждение катнашачак. Дәресләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.

Мәктәпкәчә оешмалар өчен «Мөһим сөйләшүләр» методик материаллар комплектын үз эченә ала. Ул тәрбиячеләргә балалар белән гаилә, дуслык мөһимлеге турында дәресләр үткәрергә, аралашу күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук Россия мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк. 

Проектны сынау кысаларында интерактив эш формалары кулланылачак, алар арасында әңгәмәләр, уеннар, иҗади биремнәр һәм китаплар уку.

Барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә «Мөһим сөйләшүләр» проектын кертү кирәклеге турындагы карар үткәрелгән апробация нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ