Ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу хокукын закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасына ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә беркетү турында закон проекты кертеләчәк. Бу көнне эш бирүче ял бирүдән баш тарткан очракта, моны хезмәт нормаларын бозу дип санарга тәкъдим ителә, дип яза РИА Новости.
Закон проекты авторлары булып Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» фракциясеннән депутатлары Владислав Даванков, Антон Ткачев, Әмир Хәмитов Һәм Владимир Плякин чыгыш ясады. Инициатива белән РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсенә (хезмәт хакын саклап калмыйча ял бирү) үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.
– Уку елы башында ата-аналарның (опекуннарның, тәрбиягә алган ата-аналарның) 1 сентябрьдә баланы мәктәпкә озату өчен ял алу хокукын закон нигезендә беркетү тәкъдим ителә, - диелә аңлатма язуында.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм ата-аналарның белем бирү процессына җәлеп ителүен арттыруга ярдәм итәчәк.
– Мәктәптә уку елы башланган көнен (1 сентябрьдә) бала белән бергә вакыт уздыру өчен ял бирүдән баш тарту хезмәт нормаларын бозу булып саналачак, – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Комментарийлар