Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар киносы яңа баскычта!

Бөек җырчының моңын тыңлап үскән буын өчен Илһам Шакиров исеме – хәтер, горурлык, сагыну. Аның җырларында халкыбызның язмышы, күңел кичерешләре, тормыш фәлсәфәсе бар. Әмма шул моңның артында нинди кеше торган? Нинди сынаулар аны чыныктырган? Ничек ул йөрәгендәге сагышны, тормыш авырлыкларын җыр аша меңләгән кешегә җиткерә алган соң?

24 ноябрьдә Казанда «Илһам» биографик фильмының ике сериясен тар даирәдә тәкъдим итү шушы сорауларга экран аша җавап эзләүгә әверелде. Фильмны караганнан соң яңгыраган фикерләр дә бер нәрсәне раслады: легендар җырчының тормышын кинода гәүдәләндерү – зур җаваплылык, ә иҗат төркеме бу җаваплылыкны лаеклы күтәрергә тырышкан.

Казанның ЦУМ конгресс-холлында күрсәтелгән фильмда Илһам Шакировның тормышындагы төрле чорлар, балачагы, сугыш еллары китергән авырлыклар, әтисенең кулга алынуы, шәхси кичерешләре, сәхнәгә күтәрелүе, мәхәббәт һәм ялгызлык темалары бер-берсе белән үрелеп бара. Илһамның балачакта күргән михнәтләре аның күңелендә тирән эз калдыра. Фильмда үткәннәрнең җырчыга гомер буе юлдаш булуы, сәхнәдәге уңышның шәхси бәхет белән һәрвакыт тәңгәл килмәве күрсәтелә. Халык яраткан, алкышларга күмелгән артистның күңелендә дә үзенә генә мәгълүм сагышлар, яралар була.

Иҗат төркеме тамашачыга әзер легенда тәкъдим итүдән бигрәк, аның ничек формалашуын, нинди тормыш тәҗрибәсе аша моңга килгәнен аңлатырга омтылган. Илһам Шакировны бронза һәйкәл итеп түгел, ә хисләре, кичерешләре, үз чорына бәйле язмышы булган кеше итеп күрсәтү – фильмның төп ниятләреннән берсе.

Фильмны караганнан соң, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәэсирләрен яшермәде. Ул картинаны югары бәяләде, иҗат төркеменең хезмәтен билгеләп үтте. «Молодцы! Бишле!» – дип башлады ул чыгышын. Фильмны күз яшьләре белән, чын күңелдән кичереп караганын әйтте. Башта легендар җырчының чын образын экранда ачып бирә алырлармы дигән шикләре булуын да яшермәде. Әмма бу борчылулар урынсыз булып чыкты. Марат Әхмәтов фильмның бик яхшы килеп чыгуын, Татарстан кинематографиясенең үсешен күрүенә сөенүен белдерде. Аның фикеренчә, бу картина татар киносының киләчәге барлыгын күрсәтә, ә иҗат төркеме Илһам Шакиров образын күңелгә үтеп керерлек итеп ачкан.

«Безнең һәрберебез бу фильмда чын Илһам Шакировны тапты», – дигән бәя дә яңгырады.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фильмның төп мәгънәсенә тукталды. Илһам Шакировның моңын, җырларын аңлау өчен аның тормышын, нинди сынаулар аша узуын белергә кирәк. Җырчының күңелендә тупланган сагыш, мәхәббәт, аерылу, фаҗигаләр – барысы да аның җырларында чагылыш тапкан. Илшат Әминов, фильмны карагач, Илһам Шакировның ни өчен шулай җырлый алганын үзе дә аңлавын әйтте. Җырчының башкаруында тормыш тәҗрибәсе, кичергәннәренең тирәнлеге ята. Аның фикеренчә, Илһам Шакиров җырларын гади генә башкармаган – ул аларны йөрәге, җаны белән кичергән. Тамашачы да фильм аша моны аңлый алса, иҗат төркеме максатына ирешкән дигән сүз.

Бу фикерләр фильмның иң мөһим асылын ачып бирә: Илһам Шакиров моңының тамырлары аның шәхси язмышында, халкының тарихында, тормышның үзе белән бәйле.

 «Илһам» фильмы – зур иҗади коллективның хезмәт нәтиҗәсе. Режиссер Олег Кондрашов, оператор-куючы Рәфыйк Галиев, сценарий авторлары Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов, композиторлар Зөлфәт Вәлиуллин белән Миләүшә Хәйруллина, продюсер Алинә Сөләйманова һәм күпсанлы актерлар тарихи шәхеснең экран образын тудыру өстендә эшләгән.

Төп рольдә – Марсель Мөсәвиров. Илһам Шакировның төрле яшьтәге образын гәүдәләндерү өчен актерларның тышкы кыяфәтен үзгәртүгә, гримга, киемнәргә, чор атмосферасын тудыруга зур игътибар бирелгән. Фильмны төшерүдә 70 тән артык актер һәм 800ләп массовка катнашучысы эшләгән. Съемкалар Казанда, Арча һәм Биектау районнарында, Башкортстанда узган.

«Илһам» фильмын киң экраннарда яңа елдан соң күрсәтү планлаштырыла. Өч серияле картинаның телевизион премьерасы 2027 елның язында «Яңа Гасыр» каналларында көтелә.

Илһам Шакиров – татар халкының күңелендә яшәгән моң. Аның турында фильм төшерү – үткәнгә кайту гына түгел, милли хәтерне яңарту, яшьләргә үз халкының бөек шәхесен таныту. Ә экранда яңадан яңгыраячак җырлар, бәлки, күпләрне Илһам абыйның моңына яңадан гашыйк итәр, аның җырларын башкача тыңларга өйрәтер.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ