Логотип Магариф уку
Цитата:

«ЦифрАтест» акциясе старт алды

2026 елның 9 ноябреннән 13 декабренә кадәр Россиядә цифрлы грамоталылык һәм ясалма интеллект өлкәсендәге компетенцияләр дәрәҗәсен бәяләүгә юнәлтелгән «ЦифрАтест» бөтенроссия акциясе уза. Ил халкы үзенең цифр күнекмәләрен бушлай тикшерә, цифр компетенцияләренең хәзерге дәрәҗәсен белергә, шулай ук ясалма интеллект коралларын ни дәрәҗәдә ышанычлы куллануларын бәяли алачак.

«ЦифрАтест» гражданнарга заманча цифр мохиттә үзләрен ничек тоюларын, яңа технологияләрне ни дәрәҗәдә оста куллануларын, цифр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен һәм көндәлек тормышта ясалма интеллект коралын аңларга ярдәм итә. Акция киң аудиториягә – укучылардан һәм студентлардан алып, үз әзерлек дәрәҗәсен объектив бәяләргә теләүче белгечләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр исәпләнгән.

Тест онлайн форматта https://цифратест.рф/  сайтында уздырыла. Ул тулысынча бушлай, теркәлүне таләп итми һәм 20 минуттан да артык вакыт алмый. Катнашучыларга цифр грамоталылыгының төп юнәлешләре буенча сораулар тәкъдим ителә: мәгълүмат белән эшләү, цифр коммуникацияләр, мәгълүмат һәм финанс куркынычсызлыгы, шулай ук ясалма интеллектны куллану. Тестлау нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы үз нәтиҗәсен күрә һәм нинди юнәлешләрне тагын үстерү кирәклеген аңлый алачак.

Фото: нейрочелтәр

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ