Тәртип өчен билге куя башларга мөмкиннәр
Гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокукы үсеше советы утырышында мәктәп укучыларының тәртибе өчен билге куя башлау тәкъдимен керттеләр.
Хәер, бу яңалык түгел, башка фәннәр белән беррәттән әһәмияткә ия булган билге 90 нчы еллардан соң көндәлектән төшеп калды. Үткән тәҗрибәгә әйләнеп кайтуны күпчелек укытучылар хуплый. Мөгаллим укучыга бары тик кисәтү генә ясый ала бит, ә бала мәктәптә ни генә кыланса да, аңа моның өчен берни булмавыннан оста файдалана.
Владимир Путин әлеге тәкъдим белән килеште һәм тәртип өчен билге кабат журналларга әйләнеп кайта калса, аның башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклады.
Тәртип өчен билгенең мәктәпләргә кайту-кайтмавы буенча экспертлар һәм җәмәгатьчелек сөйләшүләреннән соң, РФ Мәгариф министрлыгы үз тәкъдимнәрен җиткерәчәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар