6 февраль 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» самавыры» акциясе җиңүчеләрен котлыйбыз!
Бүген «Мәгариф» самавыры» акциясе нәтиҗәләрен туры эфирда үткәрдек.
-
Татар музыка фестивале милли мирасны барлый
Казанда кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең тантаналы ачылышы узды.
-
«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе игълан ителә
Казанның «Гаилә» мәчете «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесен башлап җибәрә. Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырыла.
-
«Апуш»лар Каюм Насыйрины олылый
Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан «Апуш» татар балалар театр студиясе аның мирасын яңарта – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә.