«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе игълан ителә
Казанның «Гаилә» мәчете «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесен башлап җибәрә. Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырыла.
Катнашучыларны нәсел агачы төзеп кенә чикләнмичә, ул нәселдән кемнәр чыккан, алар кайларда, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә өйрәнергә чакыра, шул рәвешле матур традицияләрне дәвам итәргә этәргеч булып тора.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, шәҗәрә һәр кешегә дөньяда ялгыз түгеллеген тояр өчен дә кирәк: «Җиде буын әби-бабайны белү турында гына сүз бармый, хәзерге 3–4 нче буын туганнарыбызны да белмибез бит еш кына. Бу бит үзе бер хикмәт: әби-бабайларны өйрәнү аша без туганнарны барлыйбыз, гаиләбез ишәя, татулана».
«2024 елда үзенең нәсел-нәсәбе турында мәгълүмат сорап, 48 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде», – дип белдерде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова бәйгегә багышланган пресс-конференциядә. – 1926 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр документлар бездә саклана, аңа кадәргеләре – ТР архив эше буенча дәүләт комитетында. Ләкин мәгълүматларның гарәп, латин графикаларында язылып, аларны белгечләр генә укый алуын да истә тотарга кирәк».
Нидән башларга?
Иң элек гаиләдәге «мәгълүмат үзәге» булган әби-бабайларга, өлкән яшьтәге туганнарга мөрәҗәгать итегез. Аларның истәлекләрен язып алганда кешенең кайчан, кайда тууы һәм үлүе, төгәл исем-фамилиясен белешегез. Теләсә кайсы эзләнүне башлау өчен иң элек шундый мәгълүматлар кирәк. Аннан инде чылбыр буенча һәр буын турында мәгълүмат дәүләт оешмаларында документларга нигезләнә.
Бәйгегә катнашучыларга да Рөстәм хәзрәт әби-бабайларыннан язылган мәгълүматларны архив документлары белән ныгытып куярга киңәш итте.
2027 елда «Ядкяр» порталы ачылачак
2019 елда Дәүләт архивы канаты астында «Ядкяр» дип аталган портал туплана башлаган. Бу хакта «Ядкяр» (Память) Генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең автоном коммерциягә карамаган оешмасы җитәкчесе Айсылу Галиева тәфсилләп сөйләде. Максатлары – республикада яшәүче һәркемне архив документларына нигезләнгән шәҗәрә белән тәэмин итү. 112 миллионга якын язма тәрҗемә ителә! Тагын бер үзенчәлек: биредә шәҗәрәләрне ирләр ягыннан гына түгел, хатын-кызлар ягыннан да белешү мөмкин булачак. Әлеге көндә портал өчен мәгълүматларны тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру бара, мәгълүматлар туплана. Порталны 2027 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Бәйге турында
Бәйге 2025 елның 6 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәреләчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Эшләрне кабул итү тәртибе: төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе; нәсел турында бер битлек инша (сочинение) (14 нче шрифт, интервал-1, А4 форматында); өстәмә материал – шәхеснең фотосурәте; материалны әзерләүче турында белешмә. Шәҗәрәне кәгазьдә тапшырырга (адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 йорт) яки электрон вариантта kitaphane.gailya@yandex.ru почтасына юлларга мөмкин.
Нәтиҗәләр 27 апрельдә ясалачак. Җиңү яулаган авторларга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә басылу хокукы бирелә, шәҗәрәләрдән мәчеттә күргәзмә оештырылачак. Барлык материаллар мәчет сайтында урнаштырыла, катнашучыларга сертификат тапшырыла.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырыла.
Тулырак мәгълүмат өчен тел.: 8 903 305 22 64 (Алинә)
Нигезләмә биредә
Автор фотосы
Комментарийлар