22 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Казан билбордларында әниләргә багышланган котлаулар урнаштырачаклар
Казанда «Рәхмәт, әни!» проекты старт ала. Шәһәр билбордларында ТР башкаласында яшәүчеләрнең 50 котлавын урнаштырачаклар. Акция Әниләр көненә багышланган, ул быел 24 ноябрьдә узачак дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Казан энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында Татарстан югары уку йортында беренче ана һәм бала бүлмәсен ачтылар.
-
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды. Тикшерү нәтиҗәләрен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тәкъдим итте дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уза
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.