Логотип Магариф уку
Цитата:

Игътибар! Яңа бәйге!

«Хәтер яктысы»

2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде.  Республикада әлеге игъланга кушылып, Ватанны саклаучылар елы башланып китте.  

Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау – әби-бабаларыбызның әманәте. Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, әйдәгез, һәр гаиләдә хәтер яңартыйк әле. Без яңа бәйге игълан итәбез. Бәйге шартлары буенча, гаиләгезнең сугыш чорындагы язмышын, ядкярләрне барлап, эзләп-өйрәнеп, язма әзерләү яисә рәсем ясау тәкъдим ителә. Материаллар мәкалә, очерк, зарисовка жанрында булырга мөмкин. Фото һәм рәсемнәр белән дә бизәргә була. Шулай ук музейларда, аерым почмакларда җирлектәге фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренең хәтерен саклый торган белем бирү оешмалары да катнаша ала.    

 

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • «Ватан хакына» (балалар бакчалары, башлангыч сыйныф укучыларының Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү темасына рәсемнәре).
  • «Гаилә ядкярләре» (сугыш белән бәйле гаилә ядкярләре, тыл хезмәтчәннәре язмышы, фронтовиклар турында истәлекләр, гаилә тарихлары, катнашучыларның яше чикләнмәгән).
  • «Җиңү тарихы – мәктәпләрдә» (музейларда, аерым почмакларда җирлектәге фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренең хәтерен саклый торган белем бирү оешмалары турында язмалар).

 

Бәйге турында тулырак Нигезләмә аша белә аласыз. Ә катнашучы анкетасы биредә.

 

Материаллар агымдагы елның 15 апреленә кадәр редакциянең gaila-mektep@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Катнашуның төп шарты – «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу турында квитанция күчермәсен дә беркетергә онытмагыз.

 

Нәтиҗәләр, 25 апрельдән дә соңга калмыйча, журналның https://magarif-uku.ru/ рәсми сайтында урнаштырылачак.

 

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм һәр катнашучыга  сертификат бирелә. Жюри иң яхшысы дип билгеләгән язмалар журнал битләрендә урын алачак. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 222 06 02. 

 

 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ