Казан укытучысы Бөтенроссия конкурсында 150 мең сумлык грант откан
Конкурска дүрт мең кеше катнашуга гариза биргән.
Вахитов районының Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан математика укытучысы Елена Сошникова «Математика» секциясендә «Вклад в поколение» Бөтенроссия грантлар конкурсында җиңүче булды. Җиңү күләме 150 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Казан Мэриясе хәбәр итә.
Конкурска барлыгы дүрт мең кеше гариза биргән – стажлары бер елдан да ким булмаган өлкән сыйныф укытучылары. Барлык этапларда да катнашучылар предмет һәм методик мәсьәләләрне чишә белүләрен күрсәттеләр, математика дәресләренең планнарын төзеделәр, жюри әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрделәр; шулай ук дәреснең бер өлешен язып алырга кирәк иде.
Эксперт советына 11 кеше керде, алар арасында Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Александр Блинков, физика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга әзерлек буенча Россия җыелма командасы тренеры Юрий Скаков, Мәскәү дәүләт университеты доценты Константин Парфенов бар иде.
Фото: Мәгариф идарәсе
Комментарийлар