Мөршидә КЫЯМОВА автор яңалыклары
-
Тукай турында төрки дөнья укый
Төркиянең Әнкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбанның «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналының июнь ае санында Г. Тукай турында зур мәкаләсе чыкты.
-
Алабуга классик сәнгать яратучылар җыела
«Алабугада җәйге кичләр» музыкаль проект – Алабуганың туристларны җәлеп итә торган иң колачлы проектларының берсе. 4 июль көнне Алабугада танылган музыкант Борис Березовскийның VI Халыкара музыка фестивале старт алды
-
Эльмира Галимова: «Иҗат ул – көрәш»
Композитор, Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова татар тарихында тирән эз калдырган шәхес образына мөрәҗәгать иткән. Актив галимә буларак та танылган сәнгатькәрләр белән нәкъ шушы уңайдан очраштык.
-
Студент гаиләләренә ярдәм
Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетында Россия Фән һәм югары белем министрлыгы оештырган «Югары уку йортында гаилә тирәлеге моделе» дискуссиясе узды. Анда яшь студент гаиләләре һәм яшь укытучы гаиләләре вәкилләре, шулай ук Дәүләт Думасы, Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Росмолодежь, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты
-
Вахит Имамов яңа китапларын тәкъдим итә
Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары 3 июль көнне Татмедиа бинасында тәкъдим ителәчәк.
-
Малайзия музее татар кызы иҗаты белән баетылды
Малайзия ислам сәнгате музееның фондына Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Сүрә Әр-Рахман» каллиграфиясе тапшырылды.
-
Казанда «Байтирәк» мифик чара узачак
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башланып китә
-
Татарстан киносы көннәре Марий Эл Республикасында узачак
Марий Эл Республикасында 3 һәм 4 июльдә Федераль Сабан туе кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак
-
Кытайдан килеп татар җирендә дан казанган галим
Академик, тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госмановның быел 90 еллыгы билгеләп үтелә. Татарның тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнгән сирәк галимнәрнең берсе ул.
-
Балалар сәламәтлеген саклау атналыгы
Россиядә балалар сәламәтлеген саклау атналыгы 3–9 июньгә кадәр билгеләп үтелә.
-
Югары уку йортларына гаризалар тапшырыла башлады
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлады.
-
Казанда Сабан туе турында фильмнар күрсәтелә
Казанның Аксенов исемендәге скверда 26 июнь көнне республика архив киносы фестиваленең яңа кино кичәсе узачак. «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе милли гореф-гадәтләр, җырлар һәм йолаларны үзенә алган татар халык бәйрәменә багышланган «Сабантуй» бүлегенең кинотасмаларын күрсәтәчәк
-
Татарстанда «Мишка» киноклубы проекты гамәлгә ашырылды
«Илһам» милли мәдәниятне үстерү фонды, ТР «Татаркино» белән берлектә, “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Мишка» киноклубы” социаль проектын уңышлы тормышка ашырды.
-
Музейларга бушлай кереп булачак!
Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиаллары ачык иәекләр көне оештыра
-
«Үз телем» конкурсын – татар телен үстерә
Әлеге конкурста катнашып акча от! Бәйгенең гомуми приз фонды – 2 000 000 сум!