Логотип Магариф уку
Цитата:

Гарәфә көнендә “Гарәфи коесы” ачыла

Казанның Утыз-Имәни исемендәге Ал таң мәчете янында 5 июнь көнне тәмле сулы “Гарәфи коесы”н ачу тантанасы булачак. Мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин Гарәфә көне уңаеннан ураза тотучыларны кое суы белән авыз ачарга чакырды.

“Имам Гарәфә көнендә ураза тотуның савапларын билгеләп узды. Гарәфә көнендә уразалы кешенең быелгы һәм киләсе елгы гөнаһлары гафу ителә. Аллаһы Тәгалә безгә шундый әзер-савап бирә”.

Мәчет территориясендә урнашкан коеның тирәнлеге 84 метр.

Исегезгә төшереп узабыз, Гарәфә көне мөселман бәйрәме, мөселман ай календаренда 12 нче ай — Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көнендә, Рамазан ае тәмамланганнан соң, якынча 70 көн узгач билгеләнә торган хаҗның икенче көне. Бу көнне хаҗда катнашучылар Мәккә янындагы Гарәфәт тавына баралар һәм аның итәгендә намаз укыйлар.

Тарихи белешмә:

Гарәфә көне — Аллаһ көннәренең иң истәлеклесе. Ислам дине буенча, бу көнне кылган гамәлләр өчен мөселманнарга савап яки җәза күп тапкырлар арта. Гөнаһларның авырлыгы да бу көнне берничә тапкырга арта.

Мөселманнар Гарәфә көнендә ураза тоталар, дога кылып гөнаһларның ярлыкануын сорыйлар. Гөнаһтан пакь булган кеше, үзенең изге гамәлләре өчен, Кыямәт көнендә әҗерен ала. Гарәфә көнендә ураза тоту мөэминнәрне Аллаһка якынайта торган гамәлләрнең иң мөһиме санала.

Гарәфәт тавында үткәргән вакыт – ислам һәм христиан традицияләрендә чагылыш тапкан җир йөзендәге беренче кешеләр — Адәм һәм Һава турындагы риваять белән тыгыз бәйләнгән. Коръән буенча, Аллаһ Адәмне балчыктан, ә аның хатынын кабыргадан яраткан. Алар шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, тыелган җимеш ашаганнар һәм оҗмахтан куылганнар. Җәннәттән куылгач, Адәм галәйһиссәлам Һиндстан җирләренә төшә, Һава ана Гарәбстан ярымутравына төшә. Бер-берсен бик озак эзләгәннән соң, алар Мөздәлифә үзәнендә очрашалар. Мөздәлифә үзәне — шулай ук изге урын.

Мөселманнарда бу риваятьнең Гарәбстан ярымутравы белән бәйле географик аспектлары бар. Нәкъ менә Гарәфәт тавында Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәм галәйһиссәламнең тәүбәсен кабул иткән һәм аны кичергән була. Бу вакыйга истәлегенә, мөселманнар хаҗның соңгы көне алдагысында Гарәфәт тавы итәгенә киләләр.

Гарәфәт көне ислам дине барлыкка килгәннән бирле билгеләп үтелә. Гарәфә көне Корбан бәйрәме алдыннан уза. Бу көнне хаҗилар Гарәфәт тавында басып торалар. Хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш.

Фото: ТР Диния нәзарәте сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ