Логотип Магариф уку
Цитата:

«Корбан-фест» – гаилә бәйрәме

Казанда “Корбан-фест” фестивале быел тагы да зуррак форматта оештырылачак. Башкалабызда 8 нче тапкыр узачак чарада катнашырга теләүчеләрне быел Кремль яр буенда һәм «Елмай» балалар паркында 6 июньдә 14:00 сәгатьтә көтәләр.

Корбан гаете уңаеннан оештырылачак бәйрәмгә татарның милли киемнәрендә килүчеләргә алма өләшәчәкләр. Бәйрәм сәхнәсендә кунакларны Татарстанның халык артистлары чыгышлары, иҗади һәм спорт интерактивлары, мастер-класслар, хәләл-маркет һәм башкалар көтә. Бу хакта бүген журналистларга Казанның Утыз-Имәни исемендәге Ал таң мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

Хәзрәт шулай ук Казанның 87  мәчетендә укылачак намаз тәртипләре хакында да мәгълүмат бирде. Мөселманнарны иртәнге намазга ук чакырды. Гает намазына халык күп йөри, дигән фикерен дә белдерде. Өлкәннәр корбан чалу, аны өләшү вакытында балалар да игътибарсыз калырга тиеш түгел, диде Ирек хәзрәт. Шуңа аларга да зур бәйрәм оештырылу табигый.

Бәйрәмнең яшь кунаклары өчен паркның аерым балалар сәхнәсендә курчак спектакле һәм театр куелышы күрсәтеләчәк, шулай ук балалар иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак. Балалар фәнни һәм сабын тамашасына, «Каланча төзегез» гаилә конкурсына кушыла алачак. Мәйданчыкта 50 дән артык иҗади һәм спорт интерактивлары, мастер-класслар, жонглерлар шоуы оештырыла. Болардан тыш, “Хатын-кызлар өчен төрле темаларга 5–6 лекция укылачак, – ди Ал таң мәчетендә укыту-тәрбия бүлеге буенча имам урынбасары Айгөл Маһиянова. – Шатер эчендә узачак лекцияләр ике телдә алып барыла. Бәйрәмгә милли киемнәрдә килүчеләргә күчтәнәчләр тапшырылачак”.

Ә бәйрәмнең төп сәхнәсе Кремль яр буенда урнаша. Тамашачылар алдында Татарстанның халык артистлары чыгыш ясаячак, шулай ук трюклар һәм театральләштерелгән чыгышлар күрсәтеләчәк. Биредә Татарстан Республикасы беренчелеге этабы кысаларында яшүсмерләр арасында грэпплинг буенча турнир, тере тәкә уйнату, тематик квест һәм сумобол узачак.

Былтыргы бәйрәмдә ашау-эчү зоналары җитешмәде. Быел туклану нокталары ике мәртәбә арттырылды. «Корбан-фест»та фуд-корт зонасы , яр буенда кием-салым һәм бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм тәм-томнар белән хәләл базар ачылачак. Катнашучылар осталарның ясалган җимешләренең ничек ясауларын күрә алачак, – ди “Ният” фонды директоры Нияз Усманов.

Казан мэриясеннән хәбәр итүләренчә, 6 июньдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне кайбер автобус маршрутлары 2:00 сәгатьтән эшли башлаячак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ