«Бүләккә – милли яулык»
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылучылар арасында бүләк уйнатабыз!
Журналларыбызга язылып, затлы бүләк отасыгыз һәм «Мәгариф» журналы самавыры янында, чәй табынында очрашасыгыз киләме? Без бүген «Бүләккә – милли яулык» акциясен игълан итәбез. Акциядә катнашуның шартлары бик гади: П2433 индексы буенча «Мәгариф» һәм « Гаилә һәм мәктәп» журналларын берләштергән комплектка 2025 елның икенче яртысына язылырга һәм язылу квитанциясен фотога төшереп, шәхси мәгълүматларыгыз (исем-фамилиягез, адресыгыз, телефоныгыз) белән бергә редакция адресына юлларга. Язылу кампаниясе тәмамланганнан соң, без туры эфирда язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз. Ә җиңүчеләрне исә бүләк тапшыру өчен, редакциябезгә, «Мәгариф» самавыры янында чәйләп алырга кунакка чакырачакбыз.
Акциянең шартлары һәм бүләкләр турында тулырак мәгълүмат шушы СЫЛТАМАда.
Комментарийлар