Мәгариф автор яңалыклары
-
«Яшь килен» проектының унберенче сезоны старт алды
Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының унберенче сезоны старт алды. Россиядә Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Иннополис мәктәбеннән Лариса Катанаева «Беренче укытучы» конкурсы финалының иң яхшы унлыгында
Екатеринбург шәһәрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының беренче турына нәтиҗәләр ясалды. Анда илнең 21 төбәгеннән 31 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
-
Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады.
-
Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак
Чара Өлкәннәр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
-
Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театры гастрольләре
Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.
-
Уфада ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм БР Фәйзи Гаскәров халык бию ансамбленең уртак концерты узды
Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең уртак концерты узды.
-
Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе узды
28 сентябрь көнне Зәлия Әхтәмова белән Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырдык дип хәбәр итә Чиләбедән Оксана Ильюп.
-
Октябрьдә Казансу яры буенда ачык очрашулар сериясе: программа
Октябрь аенда Казансу яры буенда экостанциядә бушлай чаралар сериясе узачак. Экостанция «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында яр буенда урнашкан.
-
Әхлаклы буын тәрбияләү
Кешелек дөньясы ничәмә-ничә гасырлар буе бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Күпчелек кешеләр, яшәү шартлары никадәр уңайлырак булса, тормыш шулкадәр бәхетлерәк була, дип уйлый. Бәхет эзләү дәверендә кешелек төрле иҗтимагый җәмгыятьләрдә яшәп карады. Ыруглык чорыннан башлап социализмга кадәр төрле баскычларны үтте, әмма берсендә дә теләгәненә ирешә алмады – бөтен халык та берьюлы бәхетле була алмады. «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә» дигән сүзнең тормышка ашмас хыял икәнлеге ачыкланды. Чөнки нәфеснең чиге юк, чиге булмаган нәрсәнең ахыргы ноктасына барып җитәргә тырышу – мәгънәсезлек. Бүген дә әле машинаның яхшырагын, фатирның, йортның затлырагын, уңайлырагын, компьютерларның камилен, эш коралларының җитештерүчәнрәген кулыбызга төшерсәк, бәхетле яшәрбез кебек.
-
Кешенең бәһасе ничек билгеләнә?
(Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Чулпан ШӘРИПОВА, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
-
Казан Мэриясе татар теле укытучылары өчен чираттагы семинарын уздыра
Төп максат – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру.
-
Камал театры яңа бинасы территориясенең нинди булачагы билгеле
Театр каршында өчпочмак формасындагы зур булмаган мәйдан барлыкка киләчәк, Кабан күле ярында бакча җәеләчәк, ә яр буенда «театр урманы» әйләнәсендә «тамаша» зоналары ачылачак. Проектның архитектура формалары татар театр мәдәнияте элементларын хәтерләтәчәк. Бакчадагы җиһазлар театрның классик спектакльләре мотивлары буенча ясалачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында хәбәр иттеләр.
-
Тәрбиячеләр көне белән!
27 сентябрь Россиядә Тәрбиячеләр көне буларак билгеләнеп үтә.
-
Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә
7 октябрьдә Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итте.




