Мәгариф автор яңалыклары
-
Татарстанда укытучыларының уртача хезмәт хакы арткан
Татарстанда балалар бакчалары педагогларының уртача хезмәт хакы, стимуллаштыручы түләүләрне һәм компенсацияләрне исәпкә алып, 46,6 мең сумга, ә мәктәп укытучыларыныкы 51,2 мең сумга җиткән.
-
Яшь язучылар Яңа бистә зиратына барды
«Яңа исем» әдәби лабораториясе дәресләре дәвам итә. Бүген бер төркем шәкертләр һәм остазлар Казандагы Яңа бистәнең татар зиратында булдылар, күренекле әдипләребезнең каберләрен зиярәт кылдылар.
-
Туган хакы
«Низаг чыккан» дигән сүзне ишетүгә үк, гадәттә, күз алдыбызга ниндидер дошманлык, үпкәләшү килеп баса. Бу табигый дә, чөнки уңай ягы була алмый сыман. Ничек инде ул уңай күренеш яки файдалы эш була алсын ди?! Чынлап та, шулай, без уйлаганчамы соң?
-
РИИда ислам финанслары буенча курслар башланды
Бүген, 7 октябрь көнне, Россия Ислам институтында дин әһелләре өчен «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча теория һәм практика» программасы буенча курслар башланды. 2024 елның 7–11 октябрендә югарыда күрсәтелгән курслар кысаларында 36 сәгать күләмендә «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» модуле узачак. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Сез, укытучылар – чын каһарманнар»
5 октябрь Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул үзенең чыгышында укытучылар һөнәре үзенчәлекле булуына басым ясады.
-
Беренче сыйныфка
Ата-ана өчен сабыйларының балалар бакчасына йөргән чоры – иң рәхәт чор. Моның белән килешмәүчеләр дә, мәктәп чоры башлангач, фикерләрен үзгәртә. Бала үскән саен, өлкәннәрнең дә борчуы арта. Мәктәпкә барырга әзерме ул? Укучы статусына, уку процессына ничек җиңел генә ияләшергә?
-
Казан Мэриясендә милли телләрне саклау мәсьәләсе күтәрелде
3 октябрь Казан Мэриясендә милли телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Мәгариф үсеше институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре һәм Россия регионнарыннан килгән кунаклар чыгыш ясады.
-
Илсур Һадиуллинның Укытучылар көне белән котлавы
ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне белән котлады.
-
Иң авыры – грипп
Баланың сәламәт булуы – әти-әнисе өчен иң зур бәхет. Ныклы иммунитет балага табигатьтән бирелсә бигрәк тә яхшы, тик профилактика чарасын кулланырга кирәк. Кайбер авыруларны булдырмый калырга да мөмкин бит.
-
Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашу уздырды
Укытучылар көне алдыннан Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашты. «Открытие» дип аталган 107 нче гимназиядә түгәрәк өстәл артында укытучылар нәселе вәкилләре, конкурс призерлары, шулай ук Россиянең алты төбәгеннән, Казахстаннан һәм Азәрбайҗаннан Казанга күчеп килгән укытучылар җыелды. Шәһәр башлыгы белән бергә алар ТР башкаласында мәгариф өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.
-
MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче узачак
4 октябрь 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында «Милли бию киче «Сосна чабатасы» фильмы» чарасы булачак. Программасында фильмны карау, бию перформансы һәм тамашачыларга мастер-класс уздыру каралган. Бу хакта MOÑ театр мәйданчыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Хоббиның да хикмәте бар
Яшерен-батырын түгел, һәрберебезнең буш вакытта күңел өчен башкарган шөгыле бар. Берәү балачактан магнит җыя, икенчеләр кактуслар үстерә, өченчеләр спорт уенчыклары туплый... Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу? Психологлар исә, баланың хоббиларына сөенергә генә кирәк, ди. Ачыклап карыйк.
-
Илсур Һадиуллинның Урта һөнәри белем көне белән котлавы
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем көне белән котлады.
-
Татарстанда мәктәп директорлары киңәшчеләренең хезмәт хакы артачак
Татарстанда агымдагы елның сентябреннән мәктәп директорлары һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча урта махсус уку йортлары киңәшчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
-
Резедә Сәләховага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләховага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.