Мәгариф автор яңалыклары
-
Россиядә «Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне узачак
«Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә 19 октябрьдә узачак. Чараларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак, алар кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша алачак, көллият һәм техникум студентлары нинди программалар буенча укуларын һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашу процессының ничек тормышка ашырылуын белә алачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Арчада ясалма фәһем программасын куллану буенча семинар узды
11 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү процессында «Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасын куллану» зона семинар-практикумы узды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
«Гаилә коды: мөнәсәбәтләр турында»: Татарстанда яшь гаиләләрне үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү сессиясе узачак
2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, ир белән хатынның берсе 36 яшькә җитмәгән Татарстаннан яшь гаиләләр катнаша ала. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.
-
Илсур Һадиуллин Әгерҗедәге Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 11 октябрьдә эш визиты белән Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды.
-
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Рабигыль-ахыр аеның 9нчы көнендә (12нче октябрьдә), Актаныш районы Яңа Җияш авылында “Рафикъ” мәчете ачылды.
-
“Салават Купере “ торак районында балалар бакчасы ачылды
Казанның Киров районының Илһам Шакиров урамында 218 номерлы “Яркий” балалар бакчасы ачылды. 260 урынлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 14 төркем эшләячәк.
-
«ПРО Образование – 2024» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды
«Мәгариф - 2024» мәгариф журналистикасы Бөтенроссия конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Быел ул 22 нче тапкыр узачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
БДИ-2025 имтихан материалларын эшләүчеләрдән онлайн-консультацияләр
Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) БДИның контроль үлчәү материалларын эшләүче Рособрнадзор һәм әзерләүчеләр имтиханнарда катнашучылар һәм педагогларга булачак онлайн-консультацияләрнең яңа сериясен уздырачак.
-
«Апуш» бәйрәме. Мең дә бер вакыйга!
«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештыра. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
Түбән Кама педагогы — Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы лауреаты
ОВЗ белән авыручы балалар өчен интернат-мәктәптә укытучы Саттарова Лилия Владимировна «Россиянең дефектолог-укытучысы — 2024» VII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
-
Казан укытучысы Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Казанның 52 нче гимназиясенең география, биология һәм химия укытучысы, Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумы илчесе Эльнара Гусейнова РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта форумны оештыручылар хәбәр итә.
-
Укытучыларны кимсеткән өчен штраф
Укытучыларны кимсеткән өчен 700 мең сумга кадәр штраф кертергә телиләр.
-
Олимпиада хәрәкәте – үсеш башы
Менделеевск районы мәктәпләре узган уку елында олимпиада нәтиҗәләрен сизелерлек яхшырта алды. 2023 елда район мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында катнашып 14 призлы урын алса, 2024 елда бу сан 30 га күтәрелде, ягъни икеләтә артты.
-
Милли китапханәдә татар халык ашларына багышланган китапны тәкъдим итәчәкләр
10 октябрь 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференцияләр залында Россия кулинария язучысы, китаплар авторы, телевидение алып баручысы һәм миллионнарча караулары булган популяр каналның видеоблогеры Сталик Ханкишиев җитәкчелегендә язылган «Земля, душа и еда татар» китапны тәкъдим итү кичәсе узачак.
-
Журналларга ташламалы бәядән язылып калыгыз
4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр киләсе яртыеллыкка «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.