Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиада хәрәкәте – үсеш башы

Менделеевск районы мәктәпләре узган уку елында олимпиада нәтиҗәләрен сизелерлек яхшырта алды. 2023 елда район мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында катнашып 14 призлы урын алса, 2024 елда бу сан 30 га күтәрелде, ягъни икеләтә артты.

Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1 нче мәктәп укучысы Никита Хәсәнов район өчен аеруча мөһим предмет – химиядән «Олимпка юл» («Путь к олимпу») олимпиадасында җиңүче булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Нәҗипов моны, беренче чиратта, олимпиада хәрәкәтенә мөнәсәбәтнең үзгәрүе белән аңлата һәм район башлыгы Радмир Беляев белән «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаровка рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Аммоний» җәмгыяте башлап химия буенча үз олимпиадасын оештыра, җиңүчеләргә стипендияләр бирә. 2024 елда «Аммоний» Менделеевск районында олимпиада хәрәкәтен үстерүгә игътибарны тагы да арттырды һәм җиңүчеләрне, аларның укытучыларын бүләкләү өчен 4 млн сумга якын акча бирде. Шуңа өстәп, попечитель Роман Троценко да, химиклар шәһәре Менделеевскиның абруен күтәреп, биредә Казан (Идел буе) федераль университетының химия буенча «Менделеев токымнары» («Потомки Менделеева») олимпиадасын уздыру өчен 6 млн сумга якын акчалата ярдәм күрсәтте. Мондый кайгырту укытучыларга да, укучыларга да йогынты ясамый калмый. 2023 елда БДИ буенча район тәнкыйтьләнүчеләр рәтендә торган булса, 2024 елда рус теленнән кала, барлык предметлар буенча да БДИның уртача баллары алдагы елга караганда югарырак булды. Алдагы уку елына да өметләр зур. «Аммоний» җәмгыяте республика олимпиадалар үзәге белән хезмәттәшлек оештыруда да ярдәм итә. Менделеевскиның сәләтле балалары җәйге чорда республика лагеренда олимпиада сменаларында ял итә.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА әзерләде

Фотолар Менделеевск районы мәгариф идарәсе архивыннан 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

1

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ