В. Мединский тарих дәреслекләренә кертеләчәк үзгәрешләр хакында сөйләде
Быел 1 сентябрьдә Россия мәктәпләрендә укучыларга тарих буенча яңартылган дәреслекләр таратылачак. Бу хакта Казанда узган «Киләчәкне формалаштырып» министрлар форумында Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский хәбәр итте.
Берничә ел элек РФ Президенты дәреслекләрнең бердәм линейкасын эшләргә йөкләгән иде. Мединский билгеләп үткәнчә, бу карар табигый чөнки бердәм системадан башка имтиханнарга бертөрле әзерләнеп булмый. Ул вакытта тарих буенча дәреслекләрнең 16 томы эшләнде, шул исәптән ике ел элек өлкән сыйныфлар өчен дәреслекләр барлыкка килде. Барлык сыйныфлар өчен дә бер стильдә эшләнгән басмалар быел 1 сентябрьдән укучыларга таратылачак.
Һәр дәреслектә «Күрергә киңәш итәбез» дигән бүлек бар, анда музейларның адреслары күрсәтелгән. Шулай ук укытучы һәм укучы өчен тарих.рф сайтында да бик күп материаллар урнаштырыла.
Линейканың беренче төп принцибы - дәвамчанлык. Авторлар дәреслекләрнең визуаль яктан һәм эчтәлеге буенча да совет һәм революциягә кадәрге чор традицияләрен саклап калырга тырыша. Икенчесе - дөнья һәм Россия тарихын синхронлаштыру. Һәр параграф бу вакытта Россиядә нинди вакыйгалар булганлыгы турындагы язмадан башлана. Шулай ук совет чорында кертелгән кайбер идеологик төгәлсезлекләр дә төзәтелә. Укучыларга мәгълүматны кабул итү җиңелрәк булсын өчен, дәреслекне аңлаешлы тел белән чыгару да иң төп максатларның берсе булып тора.
Автор фотолары
Комментарийлар