Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәгарифе бренды

1999 елда Арча педагогика көллиятендә дөньяда бердәнбер «Әлифба» музее ачыла. Ул күренекле галим-педагоглар: Татарстанның атказанган укытучылары, Россия халык мәгариф отличниклары, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары, «Әлифба» һәм 40 тан артык методик һәм фәнни хезмәтләр авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелә. Музейның педагогика көллиятендә урнашуы очраклы түгел. Алар, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 1937 елда Арчага эшкә кайта һәм лаеклы ялга киткәнче педучилищеда эшли.

Музей ачарга кирәк!

Аның тулы исеме –« Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате» музее. Ул үзе белән тагын бер юнәлеш алып килә. Хәзер биредә дөнья халыкларының әлифбалары җыела. Музейның бер залы әнә шулай дип атала да. Анда сигез экспозициядә 160 әлифба куелган, алар дөньяның 72 телендә.

1998 елда «Әлифба» авторлары Сәләй Вагыйзовка – 90, Рәмзия Вәлитовага 85 яшь тула. Арча педагогика көллиятендә узган юбилейга ул вакыттагы Татарстан мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов килә. Аның чыгышында шундый җөмлә бар: «Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк!» Министр Казанга кайтып китә, ә икенче көнне әле генә 60 яшен тутырып, лаеклы ялга чыккан тарих укытучысы Фатыйх Хәйруллин көллият директоры Илдус Сәгъдиев янына киңәшкә керә. Җитәкчедән фатиха алгач, җиң сызганып эшкә тотына тынгысыз ветеран. Бер ел эчендә кирәкле экспонатлар җыела, концепция төзелә һәм 1999 елның 6 октябрендә музей тантаналы рәвештә ачыла.

 «Әлифба» музее өч залдан тора: Дөнья халыклары әлифбалары, Татар әлифбасының килеп чыгуы һәм татар язуы тарихы, Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова залы.

 

43 тапкыр басыла

Мең ярымнан артык экспонат әлифба темасын төрле яктан яктырта. Шулай ук күчмә күргәзмә эшләп килә, музей педагогикасы буенча лекцияләр укыла, экскурсоводлар мәктәбе эшли, төрле чаралар, елга 200 дән артык экскурсияләр үткәрелә. Иң кадерле экспонат булып Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларның әлифба төзегән эскизлары, каралама битләре саклана. Алар өч папка тәшкил итә. Әлифба төзи башлаганчы, авторлар 20 халыкның әлифбаларын өйрәнә. Иң яхшы якларын алып, дөрес методика белән, балалар тиз укый-яза белергә өйрәнерлек итеп өр-яңа дәреслек төзиләр. 1965 елда «Әлифба» китабы басылып чыга. 50 ел эчендә ул 43 мәртәбә нәшер ителә, өч мәртәбә үзгәртелә, тиражы миллион данәгә җитә.

Беренче залга төрле милләтләрнең әлифбалары тупланган. Алар дөнья халыкларының 76 телендә. Барлыгы 300 гә якын әлифба бар, алар географик принцип белән төзелгән.

Икенче зал татар язуының һәм татар әлифбасының килеп чыгу тарихына багышланган. Татар халкы кириллицада чагыштырмача аз вакыт укый-яза. Ул безгә тулысынча 1940 елда гына кереп бетә. Аннан алда 10 ел  татарлар латин графикасында белем ала. Ә меңьеллык язу тарихыбыз гарәп графикасы белән бәйләнгән. Иң беренче әлифба дип Иман шартын саныйбыз. Аны укыгач, Һәфтияккә күчкәннәр, соңрак Коръән укый башлаганнар. Гарәп графикасында хатлар да, рәсми документлар, китаплар да язылган.

 

Беренче әлифбалар

Беренче татар әлифбасын төзүче буларак тарихка Сәгыйть Хәлфин кереп калган. Ул гарәп графикасында булмаган өч хәрефне үзе өсти: п, ж, ч. Ул Казан гимназиясенең татар теле укытучысы була.

1804 елда Казан Император университеты ачыла. Әлифба өчен моның нинди әһәмияте бар соң? Университетта типография булдырыла. Моңарчы әлифбалар кулдан язылган булса, хәзер аларны бастыру мөмкинлеге барлыкка килә. Музейда аерым бер витрина олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган. Мәрҗани үзе әлифба төземәгән, ләкин ул – аларны күпләп бастырып таратучы.

Татар әлифбасын таратуда зур өлеш керткән тагын бер галимебез – Әхмәтһади Максуди. Гарәп графикасында татар язуы өчен әлифба төзи ул. Бу китап «Мөгаллим әүвәл» дип атала. Коръән уку өчен җайлы булган тагын бер әлифба төзи. Анысы «Мөгаллим сани» дип исемләнә.

ХХ гасыр башында төрле әлифбалар чыга: Төрки әлифба (татарларны Казан төрекләре дип йөрткәннәр), «Юл башы» дигән әлифба, Мөхетдин Корбангалиевнең татар әлифбасы. Cоңгысы 1945 елга кадәр төп әлифба булып тора. Аны Габбас Сәйфуллин әлифбасы алыштыра. Әлеге әлифба музеебызның сәбәпчеләре Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовалар әлифбасына кадәр яши.

 

Миннән ваз кичсәң, җиңелрәк булыр...

«Әлифба» авторлары озын һәм күркәм гомер кичерде. Сәләй Вагыйзов – 96, Рәмзия Вәлитова 88 яшькә җитеп дөнья куйды. Аларның язмышлары да охшаш.

Сәләй Гатат улы Вагыйзов 1908 елда Самара губернасының Татар Байтуганы авылында туган. Сөләйманга (авылда аны шул исем белән атап йөртәләр) алты ай булганда, әтисе вафат була. Әнисе Гайшә баланы күтәреп китәргә җыенгач, әбисе Шәмсехәят: «Улымның бердәнбер улы шәригать буенча миңа тиеш, мин аны бирмим!» – ди. Шулай итеп, Сәләй туган авылында әбисе янында кала. Әмма карчык баланы үзе генә тәрбияли алмый, икенче бер гаиләгә асрамага бирә. Башка гаиләдә тәрбияләнсә дә, Сәләй әбисе белән аралашуын дәвам итә, ул малайны укырга өйрәтә. Беренче китапларын Сәләй аңа кычкырып укый. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, аннары Камышлы мәктәбенә укырга керә. Монда укыганда, ул шигырьләр яза башлый. Сәләй Вагыйзовның беренче шигырьләре Самарада чыга торган «Урта Идел» газетасында басыла. Соңрак Самара шәһәрендә аның шигырьләр җыентыгы да дөнья күрә.

Камышлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сәләй Вагыйзов Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Оренбургта укыган чорда, ул шигырьләрен «Сәләй Оренбург» тәхәллүсе белән кулъязма журналга урнаштыра. Богырыслан педагогия техникумын үзгәртеп кору сәбәпле, Вагыйзов укуын Оренбург педагогика институтында дәвам итә, шуннан Казан дәүләт педагогика институтының икенче курсына күчерелә.

Рәмзия Вәлитова белән алар институтта таныша һәм дуслашып китәләр. Рәмзия дә – алты яшьтән дөм ятим калып, балалар йортында үскән кыз. 1937 елда өйләнешеп, юллама алып, Арча педагогия училищесына эшкә киләләр. Дүрт елдан сугыш башлана, Сәләй фронтка китә һәм, Харьков янындагы көчле сугышларда чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Җиңү язында Вагыйзовны азат итәләр. СССРга кайтмаска киңәш итсәләр дә, Сәләй гаиләсен бик нык сагына һәм туган илгә кайтуны сайлый. Әмма чикне узуга НКВД гаскәрләре эшелонны үз кулларына ала. Юллар көнчыгышка түгел, ә төньякка борыла. Шулай итеп, Сәләй Вагыйзов 10 ел Печора тирәсендә юллар сала, урман кисә. Рәмзия, ике тапкыр балаларын ияртеп, ире янына килә. Нәтиҗәсе – Рәмзия Гыйлаҗ кызын педучилищедан эштән куалар. Сәләй аңа: «Миннән ваз кичсәң, сиңа җиңелрәк булыр», – дип хат яза. Рәмзия кире Вәлитовага әйләнә һәм эшенә кайтарыла.

Ун ел срогын тутырганнан соң гына, Сәләй Арчага кайтып төшә. Ләкин аны укытырга алмыйлар, төрле авыр эшләрдә хезмәт итәргә мәҗбүр була. Берничә елдан соң Мөндеш авылында укытырга рөхсәт бирәләр. Тагын гаиләдән аерылып яшәүләр башлана.

Сәләй Гатат улы тормышындагы борылышны үзенең укучысы, Арчада роно мөдире булып эшләүче, соңрак мәгариф министры урынбасары, Равил Галиәхмәтов ясый. Ул аны педагогия училищесына укытырга кайтара. Бу кыю кеше үз өстенә никадәр җаваплылык алуны күз алдына китерегез әле. Тоталитаризмның тамырлары чиктән тыш нык заман бит.

 

Дөньяда бердәнбер музей

10 елдан соң яңадан бергә булган ирле-хатынлы Вагыйзовлар икесе дә Арча педагогия училищесында татар телен укыта. Нәкъ менә шул вакытта алар татар мәгарифенең брендына әйләнгән «Әлифба» китабын иҗат итәләр. Мәгариф министрлыгы «Әлифба» дәреслегенә конкурс игълан иткән була.

Арчаның «Әлифба» музеенда бик кыйммәтле экспонат итеп шул әлифбаны төзегән кулъязмалар саклана.

 «Әлифба» дәреслеге менә инде 50 ел татарларга хезмәт итә. Шул чор эчендә 43 тапкыр нәшер ителә, өч тапкыр авторлар тарафыннан үзгәртелә. Татарстанда гына түгел, бөтен татар дөньясы шул әлифбадан укырга өйрәнә.

Сәләй Вагыйзов ТАССРның Югары Советы Президиумы   рәисе Динмөхәммәтов җитәкчелегендә яңа орфография эшләү өчен төзелгән Дәүләт комиссиясе әгъзасы була, педучилищелар һәм башлангыч мәктәпләр өчен укыту программалары төзүдә дә катнаша. 1968 елда ТАССРның Югары Советы Президиумы Карары белән аңа ТАССРның атказанган укытучысы исеме бирелә. Шул ук елны ул Каюм Насыйри исемендәге премиягә дә лаек була. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ушинский медале белән бүләкләнә.

Яшьлекләре бик авыр башланган әлеге матур пар бәхетле картлык кичерде. Алар үзләре исән вакытта ук «Әлифба» музее ачылды. Бүген ул –  татар телен саклау, үстерү, кулланыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшли торган үзәкләрнең берсе. Ул дөньяда бердәнбер булуы белән уникаль.

Дамир ТАҖИЕВ,

«Әлифба» музее җитәкчесе

Альберт САБИР фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ