«Мәгариф самавыры» Азнакайга китте
Бүген редакциябездә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылучылар арасында уйнатылган «Мәгариф» самавыры» акциясендә һәм инде күптән көтелгән «Мәктәп бәйрәмнәре» сценарийлар бәйгесендә җиңүчеләрне котладык.
Бүген редакциябездә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылучылар арасында уйнатылган «Мәгариф самавыры» акциясендә һәм инде күптән көтелгән «Мәктәп бәйрәмнәре» сценарийлар бәйгесендә җиңүчеләрне котладык.
Тәбрикләү чәй өстәле янында дәвам итте. Иң башта баш мөхәррир Гөлүсә Закирова килгән кунакларны журналларыбызның эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Җиңүчеләр дә үз фикерләрен җиткерделәр, басмаларда күрергә теләгән материаллар турында да сөйләделәр, бергә-бергә нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга мөмкинлек тудырулары өчен редакциягә рәхмәт сүзләрен юлладылар.
Тарихи “Туфан самавыры” янында барысы турында да рәхәтләнеп сөйләштек. Укучыларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында да, милли мәгариф, тел һәм милләт язмышы турында да уртага салып фикерләштеләр, уңышлары белән дә уртаклаштылар.
Альберт Сабир һәм Гүзәл Закирова фотолары
Комментарийлар