Август киңәшмәсе: яңа таләпләр буенча белем бирә башлыйбыз
Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Югары Ослан районындагы Иннополиста узды. Ул «Бүгенге заман мәгарифтә өстенлекле кыйммәтләр” дигән шигаре астында узды.
Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыкты. Ул үзенең чыгышында Татарстан мәктәп чатларын MAX милли мессенджерына күчерү буенча алты пилот төбәк арасына кергәнен белдерде.
– Татарстан 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»нан Maxка күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр арасына керде, – диде ул.
Министр шәхси белем бирү учреждениеләренең эшенә игътибар итте. Татарстанда андыйлар нибары – 60. Шуларның 45 е узган ел Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алган.
– Шулай ук субсидияләрне арттыру өчен укучылар санын ясалма рәвештә арттырган намуссыз оешмалар да бар иде. Хәзерге вакытта без бу өлкәдә контрольнең камилләштерелгән механизмнарын кертәбез», – диде ул.
Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республикада агымдагы елда 272 чыгарылыш сыйныф укучысы бер фәннән БДИны 100 баллга тапшырган,13 укучы исә ике фәннән иң югары балл алган.
2027 елга кадәр Татарстанның 879 мәктәбендә яңа хезмәт кабинетлары һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинетлары җиһазландырылачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 285 млн сум акча тоту каралган. Татарстан педагогларына видео сәламләвендә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов: «2024 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә «Хезмәт» һәм «ОБЗР» предметлары» кертелде диде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзенең докладында вазгыятьне җентекләп тасвирлады һәм мәгариф өлкәсендәге төп бурычларны билгеләде. «Безгә белем бирүнең сыйфаты өстендә дә, аны бәяләүнең сыйфаты өстендә дә эшләргә кирәк», - диде ул.
Киңәшмә барышында Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы яшь буынга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә аерым җаваплылык йөкли. Төп механизм – яшь буынга күпмилләтле илебезгә хас булган традицион кыйммәтләрне тапшыру: нык гаилә, тарихи мирасны хөрмәт итү, ата-бабаларыбыз һәм замандашларыбыз батырлыклары белән горурлану, Ватанга һәм кече Ватанга ихлас мәхәббәт.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларга дәүләт бүләкләре, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрына мәктәп автобусларына сертификат тапшырды.
Сентябрь санында Укытучыларның август киңәшмәсеннән әзерләнгән материал белән таныша аласыз.
Автор фотолары





Комментарийлар