Логотип Магариф уку
Цитата:

«Заман кыңгыравы» театр фестиваль-бәйгесе башланды

Фестиваль ел саен аерым бер драматург иҗатына багышланыр дип ниятләнә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры «Заман кыңгыравы» дип исемләнгән милли драматургия театр фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Фестиваль ел саен аерым бер драматург иҗатына багышланыр дип ниятләнә. Быелгысы – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышлана.

Театр директоры Гүзәл Мөбәрәкшина сүзләренчә, быел бәйгегә 13 театр коллективы киләчәк. Ул өч мәйданчыкта - Түбән Кама халык иҗат йорты, ТЮЗда һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак. Алты көн дәвамында тамашачыга 14 спектакль күрсәтеләчәк. Театр коллективлары Башкортстан, Йошкар-Ола, Оренбург, Нукус шәһәреннән, шулай ук, Казан һәм Чаллыдан килер диеп көтелә..

- Туфан Миңнуллин – заманның зур драматургы. Бер чорда театрлар Туфан әсәрләре белән яшәде дисәк бер дә ялгыш булмас. Театрыбызга Туфан Миңнуллин исеме бирелгәч, бу исемнең зур мәртәбә булуын аңлап, аны аклау өчен шушы фестивальне оештыру турында уйлашкан идек. Әмма төрле сәбәпләр аркасында да ул гел кичектерелә килде. Аннары без аны Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына оештырыга уйладык, – дип сөйләде озак еллар әлеге театрны җитәкләгән Рөстәм Галиев.

Фестиваль 13 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә жюри тарафыннан лауреатлар да билгеләнәчәк һәм аларга акчалата призлар да тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ