Хөрмәтле укытучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре!
Узып барган 2025 Елда республикабызның мәгариф оешмалары күп юнәлешләр буенча илебездә алдынгы урыннарга чыкты. Соңгы елларда бу матур традициягә дә әверелде: без аның шулай булуына күнегеп тә беттек кебек.
Алдагы елда безне тагын да зуррак эшләр һәм, димәк, җиңүләр көтә. Мәсәлән, 2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү елы дип игълан ителде. Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерүнең сыйфатын тагын да яхшыртуга, балалар бакчаларының эшчәнлегенә һәм тәрбияче-мөгаллимнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов үзенең чыгышында ассызыклаганча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү – чын мәгънәсендә илебезнең киләчәгенә ныклы нигез салу ул, чөнки алар (тәрбияче-мөгаллимнәр) яшь буынга иҗтимагый тормышта үз урынын табарга, яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү белән кызыксыну уята. Әлбәттә, Яңа елда да белем бирү программаларын модернизацияләү, инновацион проектлар эшләү һәм фәнни җәмәгатьчелек белән элемтәләрне ныгыту буенча алып барыла торган эш дәвам иттерелер, аны мәктәпкәчә яшьтәге белем һәм тәрбия бирү, гомуми белем бирү оешмаларының югары уку йортлары белән бергәләп алып барганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп булыр дип ышанып калабыз.
Әйдәгез, балаларыбызның үсеше өчен уңайлы шартларны тудырып, республикабызның киләчәген бергәләп төзик, шулай булганда, без тагын да зуррак үрләргә ирешә алачакбыз!
Бу көннәрдә без барыбыз өчен дә мөһим булган вакыйганы – Яңа 2026 елның җитүен көтәбез: нәтиҗәләр ясыйбыз, ирешелгән казанышларны барлыйбыз, алдагы елга планнар төзибез. Киләчәктә дә безнең тормышыбыз тагын да кызыклырак, вакыйгаларга бай һәм уңышлырак булсын дип телибез.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш, фәнни-педагогик эшчәнлегегездә зур уңышлар телибез. Укучыларыгыз Сезне яхшы билгеләре һәм казанышлары белән һәрвакыт сөендереп торсын! Якыннарыгыз һәм тугры дусларыгыз янәшәсендә Яңа ел Сезгә күңелле хис-кичерешләр һәм бәхетле мизгелләр алып килсен!
2026 ел барыбыз өчен дә яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар чоры булсын!
Чулпан һәм Фираз Харисовлар





Комментарийлар