«Хезмәт итәргә өйрәтү» программасы – мәктәп укучылары өчен яңа мөмкинлек
Россия мәктәпләрендә «Хезмәт итәргә өйрәтү. Алдынгылар» дип аталган яңа мәгърифәтчелек программасы гамәлгә кертелә, дип хәбәр иттеләр РФ Мәгариф министрлыгында.
Әлеге программа кысаларында укучылар мәктәптән тыш эшчәнлек форматында социаль әһәмиятле проектларда катнаша алачак. Ул өлкән сыйныф укучылары өчен шәхси проектларны тормышка ашыруның бер формасы булып тора.
Төп максаты – укучыларга дәрестә алган белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәтү. Катнашучылар коммерцияле булмаган оешмалар (НКО), дәүләт структуралары һәм социаль бизнес тарафыннан куелган социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашачак.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә белем бирү эчтәлеген камилләштерүгә зур игътибар бирелә: дәүләт стандартлары яңартылды, математика һәм табигый-фәнни белем сыйфаты күтәрелә. Әмма замана укучысы өчен теорияне белү генә түгел, ә белемне практикада куллана белү дә мөһим.
«Хезмәт итәргә өйрәтү. Алдынгылар» программасы нәкъ менә шул юнәлешне үстерүгә юнәлтелгән.
Социаль әһәмиятле проектларда катнашу укучыларга проект белән идарә итү нигезләрен үзләштерергә, командада эшләү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, алар шәхси портфолио туплый, яңа социаль бәйләнешләр кора һәм һөнәр сайлауга беренче адымнарын ясый алачак.
Проектлар бер яки ике ел дәвамында эшләнә. Эш исә команда белән берлектә башкарыла, әмма шул ук вакытта һәр укучы үзенең шәхси өлешен кертә. Проектлар остазлар – педагоглар яки югары уку йортлары студентлары җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Әлеге мәгърифәтчелек программасы Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Росмолодёжь ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар