Тинчурин театрында гаилә турында премьера
Куелышта демография проблемасы күтәрелә.
20–21 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Стоп, кода! Туй була!» комедиясен (12+) тәкъдим итә. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
Пьеса авторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Наил Гаетбай, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Спектакль режиссеры ни өчен нәкъ менә бу әсәргә тукталганлыгын аңлатты:
– Наил Гаетбайның «Үз хатыныма өйләнәм» пьесасына тукталдым. Әлеге әсәргә алынуымның сәбәбе – аның бүгенге көн белән аваздаш булуы. Анда шулкадәр тирән мәгънә ята. Гаилә ул — бер-береңә түзү, юл бирү һәм сабыр итү. Ә хәзерге көндә яшьләр, характерлары туры килми, бик тиз арада аерылыша. Тамашачы спектакльгә килгәч, үзгәрергә, бер-берен ишетергә, бер-беренә колак салырга кирәклеген аңлар дип ышанабыз, – диде ул.
Куелышта төп рольне (Хәлимә) Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова башкара. Ул әсәрдә демография проблемасы күтәрелгәнен билгеләп үтте:
– Спектакльдә төрле-төрле темалар ачыла. Минем Хәлимәм (персонаж) — мәктәп укытучысы һәм ул, театр дия-дия, бер бала белән генә калган. Мин үзем дә, театрда эшләп, бер бала белән генә калдым. Шулай итеп, пьесада демография проблемасы да күтәрелә, – диде актриса.
Автор фотосы
Комментарийлар