Тинчурин театры 91 нче театраль сезонын тәмамлый
Театр сезонны йомгаклый.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 91 нче театраль сезонын тәмамлый. Коллектив 16 июньнән җәйге ялга чыга. Спектакльләр 24 июльдән күрсәтелә башлаячак, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
Әлеге сезонда барлыгы 6 премьера күрсәтелгән: «Таһир-Зөһрә» (авт. — Ф.Бурнаш, реж. – З.Закиров), «Туган-тумача» (авт. һәм реж. – И.Зәйниев), «Хыялга бер адым» (авт. – Р.Галиуллин, реж. — Т.Имаметдинов), «Сезне Ватан Онытмас!» (хикәяләр авт. – Ә.Еники, авт. – Ш.Фәрхетдинов, реж. — З.Закиров), «Стоп, кода! Туй була!» (авт. – Н.Гаетбай, реж. — З.Харисов), «Бәхет хакы» (авт. – Х.Мөдәррисова, реж. – Р.Фазлыев).
Фото: театр матбугат хезмәте
Комментарийлар