Татарстанлы космоска оча
Бөгелмә егете Сергей Рыжиков кечкенәдән космонавт булырга хыялланган.
Татарстанлы космонавт Сергей Рыжиков космоска очарга әзерләнә. Бу көннәрдә ул Халыкара космик станциядә очышка әзерлекнең ахыргы этапларын үтә. МКС-73 экипажы галәм киңлекләренә 8 апрельдә кузгалачак.
Әлеге сәфәрдә Рыжиков космоста спирулина белән экспериментларын дәвам итәчәк, алдагы сәяхәтләрдә дә космонавт әлеге микросуүсемнәрен өйрәнгән.
Бөгелмә егете Сергей Рыжиков кечкенәдән космонавт булырга хыялланган. Хыялын чынга ашыру нияте белән ул «Самотлор канатлары» авиаклубы, «Кызыл йолдыз» хәрби-спорт клубына йөри башлый, унбиш яшендә исә беренче тапкыр парашют белән сикерә. 2006 елда Рыжиковны Юрий Гагарин исемендәге Фәнни-тикшеренү үзәгенең космонавтлар отрядына алалар. Ун елдан соң ул тәгүе мәртәбә космоска оча.
Фото: t.me/kazancity
Комментарийлар