Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда олимпиадалар юнәлешендә эшләүче укытучыларның сәгатьлек хезмәт хакы билгеләнде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты олимпиадалар юнәлешен үстерү чараларында катнашучы педагогларның сәгатьлек хезмәт хакы күләмен раслады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Хезмәт хакы күләмен укытучының квалификациясе һәм башкарылган эш төре билгели. Иң югары ставка – сәгатенә 470 сум – профессор, фән докторы дәрәҗәсе булган педагогларга, шулай ук «Россия Федерациясенең халык укытучысы» һәм «Татарстан Республикасының халык укытучысы» исемнәренә ия булган укытучыларга каралган.

Доцент, фән кандидаты дәрәҗәсендәге педагоглар, шулай ук «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә ия булган укытучылар өчен сәгатенә 358 сум ставка билгеләнгән.

Фәнни дәрәҗәсе һәм мактаулы исемнәре булмаган педагоглар өчен сәгатенә 245 сум каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ