Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген, 4 июньдә, 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра. Татарстан буенча мәктәпләр базасында имтихан үткәрү өчен барлыгы 86 пункт эшли.

Без имтихан үткәрү пунктларының берсендә булып кайттык. Ул Казанның Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицее базасында оештырылган. Бирегә сигез мәктәптән чыгарылыш сыйныф укучылары җыелган. Имтихан барышы белән танышу өчен әлеге пунктка Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килде.

Министр имтихан үткәрү шартларын карады, җаваплы хезмәткәрләр белән аралашты һәм укучыларга уңышлар теләде. 

Илсур Һадиуллин рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча республикада зур эш башкарылуын билгеләп үтте. 

 

Ул ассызыклап үткәнчә, укучылар һәм педагоглар өчен төрле семинарлар, вебинарлар оештырылган, имтихан биремнәрен җентекләп өйрәнүгә аерым игътибар бирелгән.

 

Бүген имтихан үткәрү пунктларында рус теле укытучылары җәлеп ителми. 

 

Оештыру эшләрендә башка фән укытучылары һәм китапханәчеләр катнаша. Министр сүзләренчә, аларның укучыларга уңай психологик мохит тудыру өчен әзер булуы сизелә.

«Иң мөһиме – тынычлыкны саклау, дулкынланмау һәм мәктәп елларында тупланган белемнәрне күрсәтә белү», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 16 515 бала тапшыра, шуларның 16 469 ы – быел тәмамлаганнар. Алар арасында сәламәтлеге чикле 158 бала чыгарылыш дәүләт имтиханын яза, алар өчен аерым 16 пункт әзерләнгән.

Министр билгеләп үткәнчә, барлык укучылар өчен имтихан тапшыру вакыт 3 сәгать 30 минут тәшкил итсә, ә сәламәтлеге чиклеләр өчен ул 5 сәгать дәвам итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ