Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда БДИ башланыр алдыннан Бөтенроссия тренировкасы уза

Бүген, 5 март көнне, Интернет челтәре аша БДИ материалларын тапшыру технологиясен сынау, контроль үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру һәм аудиториядә сканерлау буенча Бөтенроссия тренировкасы үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Татарстан Республикасында тренировка барлык муниципаль берәмлекләрдә имтиханнар үткәрүнең 84 пункты базасында 3100 дән артык педагог хезмәткәре катнашында уза. Педагогик хезмәткәрләрне укыту, компьютер җиһазларының һәм онлайн видеокүзәтү системасының эшкә яраклылыгын тикшерү үткәрелә. Биредә биология, инглиз теле (язма, телдән), компьютер формасында информатика (КЕГЭ) буенча БДИ сайлаган 11 нче сыйныф укучылары катнаша.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ