Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 4,7 мең предприятие электрон Мактау тактасына гариза биргән

Бүгенге көндә Татарстанда 4,7 мең оешма 8,6 мең кандидатны республиканың электронлы Мактау тактасына тәкъдим иткән.

Бүгенге көндә Татарстанда 4,7 мең оешма 8,6 мең кандидатны республиканың электронлы Мактау тактасына тәкъдим иткән.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, әлегә Мактау тактасы ябык контурда эшли, чөнки сайлау эше һәм муниципаль дәрәҗәдә эшчәнлек бара. "Предприятиедәге иң яхшы хезмәткәрне тәкъдим итү генә түгел, ә предприятиенең социаль гарантияләрне һәм стандартларны үтәве дә мөһим", – дип билгели ул.

Министр Мактау тактасына кандидатлар арасында яшь перспективалы белгечләр, һөнәри осталык конкурслары җиңүчеләре, остазлар, хезмәт ветераннары һәм хезмәт династияләре вәкилләре булачагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, электрон Мактау тактасы Рәис Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә оештырыла. Проект хезмәт кешесенең казанышларын тану һәм хезмәткә ихтирамны арттыруга юнәлдерелгән.

 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ