Татарстанда 35 мәктәптә агротехнология класслары ачыла
2025 елның башыннан Татарстан Республикасында “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысасында биш федераль проект тормышка ашырыла. Шуларның берсе “АПКда кадрлар” – “Аграр сәнәгать комплексында кадрлар” федераль проекты мәктәп партасыннан аграр сәнәгать комплексы предприятиеләренә кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Бу белем бирү оешмаларын һәм бизнесны берләштерүче система формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Узган елда проектны гамәлгә ашыру өчен финанслауның гомуми күләме 1 млрд 269 млн сум тәшкил итте. 2025 елда Татарстанның 14 районының 20 мәктәбендә генетика һәм селекция, эффектив терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерия һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча агротехнология класслары ачылды. Быел 2026 елда 35 мәктәптә агротехнология класслары ачылуы көтелә.
Агротехнология классларында физика, химия, математика һәм биология фәннәрен укытучы укытучыларга айлык 30 мең сумлык стимуллаштыручы түләүләр дә бар. Узган елда 80 педагог мондый түләүләр алса, әлеге елда аларны 130 дан артык укытучыга планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаров сүзләренчә, агротехкласслар булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерлү программасы бердәм стратегияне тәшкил итә.
“Аның максаты – Татарстан Республикасы аграр сәнәгать комплексында барлык дәрәҗәләрдәге эш урыннарын компетентлы, мотивацияләнгән белгечләр белән тәэмин итү”, – дип билгеләде министр.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар