Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан вузлары Россия Хезмәт министрлыгының рейтингында

Татарстанның 8 югары уку йорты 2026 елгы уку тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча Россия Хезмәт министрлыгының Милли рейтингына керде.

  • Казан федераль университеты (КФУ) сәламәтлек фәннәре һәм гамәли медицина өлкәсендә магистратура һәм ординатураны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – икенче урында (0,97 балл). Шулай ук уку йорты теология, сынлы һәм гамәли сәнгать, информатика һәм исәпләү техникасы, фотоника һәм биотехник системалар өлкәләрендә дә алдынгылар бишлегендә.
  •  
  • Иннополис университеты информатика һәм исәпләү техникасы буенча бакалавриат һәм белгечлек чыгарылышлары арасында – икенче (1,88 балл), магистратурада – өченче урында (1,54 балл).
  • А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) аэронавигация, авиация һәм ракета-космик техника, шулай ук кораб төзелеше һәм су транспорты буенча бакалавриат һәм белгечлек өлкәсен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – өченче урында, ә магистратурада авиация техникасы һәм машина төзелеше буенча – дүртенче урында.
  • Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) техносфера куркынычсызлыгы һәм табигатьне төзекләндерү өлкәсендә – дүртенче урында. Түбән Кама химия-технология институты (КНИТУ-КХТИ) сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр буенча – өченче урында.
  • Казан дәүләт энергетика университеты физик-техник фәннәр һәм технологияләр өлкәсендә магистратураны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – беренче урында.
  • Казан дәүләт аграр университеты авыл, урман һәм балык хуҗалыгы буенча магистратурада – өченче урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ