Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Рәисе татар театр әһелләре белән очрашты

26 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында республиканың татар театры сәнгате әһелләре белән очрашты.

Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көнендә оештырылган очрашуда Республика Рәисе тел һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлегенә басым ясады. Татарстанда татар телен, милли традицияләрне һәм мәдәниятне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия зур эш алып бара. Республика Рәисе татар иҗат эшлеклеләренең милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләрен югары бәяләде. «Сезнең проектлар, бигрәк тә яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, традицияләрне һәм заманчалыкны берләштерә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

MOÑ театр мәйданчыгы координаторы Нурбәк Батуллин һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов Әлмәт каласында  «Аркадаш» театраль проекты турында бәян итте. Татарстанның үзенчәлеген ике лаборатория аша тикшерә: «КАРАШ» (яшь профессионалларның локаль чынбарлыкка нигезләнгән спектакльләре) һәм «АВАЗДАШ» («Әлиф» берләшмәсеннән мифологик темалар). 2025 елның көзендә проект спектакльләр, мастер-класслар һәм халык алдында чыгышлар белән тәмамланачак,  – дип сөйләде Т.Имаметдинов.

Очрашуда Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театрдагы яңалыклар һәм үзенчәлекле проектлар белән таныштырды, Татарстан Рәисен үзләренә чакырды.

ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Нияз Игъламов исә, Казанда узачак ХVI  «Һөнәр» яшь режиссура фестивале проекты белән таныштырды. Әлеге чарада  Россиянең төрле театр коллективлары үз эшләрен тәкъдим итә. Фестивальне үстерү өчен, режиссерларны, драматургларны, хореографларны һәм башка экспертларны җәлеп итеп, белем бирү программасын көчәйтү планлаштырыла. Бу проект милли театр сәнгатен үстерү өчен мөһим мәйданчык була ала.

«Апуш» студиясе кураторы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина республика җитәкчелегенә балалар театр иҗатын актив үстерергә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Театрны балалар арасында популярлаштыру өчен Әтнә районында белем бирү программасы булган театр лагере оештыру планлаштырыла. Әлеге проект Татарстанның театр студияләре өчен еллык практикага әверелергә мөмкин.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасына югары бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, биредә һәр мәйданда иҗат кайный. Яңа диварларда инде беренче спектакльләр уйналган, яңа куелышлар әзерләнә.

Театр әһелләренең Рәис белән очрашуы вакытында  татар театрына нигез салган Галиәсгар Камалның һәм татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең истәлеген мәңгеләштерергә, алар хөрмәтенә һәйкәлләр куярга тәкъдим иттелде. Республика башлыгы үз чиратында татар театр сәнгатенә ярдәм итү инициативаларын хуплады, һәр башлангычта ярдәм итәргә әзер булуын белдерде һәм очрашуда катнашканнарга олы рәхмәтен җиткерде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ