Татарстан алдынгы 5 төбәк арасында
Төбәкләрдәге мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керүе билгеле булды.
Төбәкләрдәге мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керүе билгеле булды. Төбәк-лидерлар исемлегендә шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Чечен Республикасы да бар.
Киңәшмә кысаларында Россия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарә башлыгы Сергей Новиков ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың рәхмәтен җиткерде. Бүләк балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә ата-аналар инициативаларына актив ярдәм иткән өчен тапшырылды.
Фото: mon.tatarstan.ru





Комментарийлар