Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татаркино» балаларга күңелле программа тәкъдим итә

1 июньдә, «Татаркино» Халыкара балаларны яклау көнендә, «Платошка» анимация студиясе яшь тамашачылар өчен бик яхшы бүләк әзерләде – «Цветняшки» проекты галәменнән «Транспорт» мультфильмын күрсәтә.

Бәйрәм көнендә 12: 00 сәгатьтә Аксенов исемендәге скверда күңелле һәм матур программа башланачак, анда төрле концерт программасыннан тыш алып баручылар Светлана Говорунова, Аделя Никитина һәм Раиса Харисова «цветняшкалар» геройлары белән бергә кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрәчәк. Ә 13:00 дә «Мир» кинотеатрының уңайлы залында балалар һәм аларның әти-әниләре «Цветняшек» маҗаралары турында «Транспорт»музыкаль мультфильмын карый алачак.

4 июньнән «Цветняшки» проектыннан «Транспорт» мультфильмын Иске Чүпрәле, Базарлы Матак, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Болгар шәһәрләрендә яшь тамашачылар да карый алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ