Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тарихи фест» фестивале

Августның беренче ял көннәрендә Казанда беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале узачак.

Августның беренче ял көннәрендә Казанда беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале узачак. Фестивальне ТР Милли музее «Миллиард.Татар» интернет-басмасы һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештыра.

 

Ул «Тарихи блогер» халыкара конкурсы да кергән зур тарихи-агарту проектының бер өлеше булачак. Кунаклар өчен лекцияләр, экскурсияләр, тарихи реконструкцияләр, халык һөнәрчелеге ярминкәсе һәм музыкаль программа әзерләнәчәк.

 

ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, фестивальдә Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихына аерым игътибар биреләчәк. Бүгенге көндә нәкъ менә шушы чорларны заманча форматларда популярлаштыру җитми.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ